Татарстанда 10 яшьлек бала коега төшеп үлгән

-- Лейла

22 февральдә Тәтештә 10 яшьлек бала мәктәптән өйгә кайтып барганда коега төшеп киткән һәм һәлак булган. Өенә кайтып җитәргә 10 метр калган, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Ул күпбалалы гаиләдә иң олысы булган. Мәктәптән ул башка юлдан кайтырга булган. Соңга калганын сизгән ана, чаң суга башлаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Бала эшләми торган сәнәгать предприятиесенең чистарту корылмаларына өч метр биеклектән егылып төшкән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала бозлы суда өшеп үлгән.

ТНВ

Бәйле