Баланың алтынчы бармагын кискәннәр

6 бармаклы булып туган малайга операция ясаганнар.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында бер сабыйның кулындагы алтынчы бармагын кисү турында хәбәр итте.

Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе табиблары генетик аномалиясе булган 10 айлык пациентка операция ясаган. Бала бер кулында алты бармак белән туган булган.

«Мондый очраклар популяциядә еш очрый — 2000гә бер очрак. Ел саен бер дәваханә табиблары гына да шундый 12-15 операция уздыра. Әлеге тайпылыш йөкле хатыннарның скринингы вакытында 22 атнада ачыклана», — дип хәбәр итте министр.

Операциядән соңгы чор авырлыксыз үткән, яра төзәлгән. Башка бармакларның функциясе бозылмаган, алар гадәттәгечә хәрәкәтләнә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-02-28/balany-altynchy-barmagyn-kisk-nn-r-3160045

Бәйле