Марсель Миңнуллин Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде

Марсель Миңнуллин рәсми рәвештә Татарстанның сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнде.

Тиешле указга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Миңнуллин 6 февральдән министр вазифасын башкаручы итеп билгеләнгән иде.

Мансур Миңнуллин 1974 елның 22 июнендә туган. 1997 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Вуздан соң клиник ординатурада № 1 хирургия авырулары кафедрасында белем алган.

Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5 нче шәһәр хастаханәсендә эренле хирургия бүлегендә башлап җибәргән.
2000-2001 елларда – РКБ кабул итү бүлегенең табиб-хирургы.
2001 елда – КГМУның №1 хирургия авырулары кафедрасы аспирантурасына укырга кергән.
2002 елда – читтән торып укуга күчеп, РКБның абдоминаль хирургиясе бүлегендә эшли башлаган.
2004 елда – “Операциядән соң эчәкләре ябышкан һәм томаланган сырхауларны диагностикалау һәм комплекслы дәвалау” темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
2010 елдан – Республика клиник хастаханәсе баш табибының медицина буенча беренче урынбасары.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106319/

Бәйле