Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Украина диверсантларына бәйле хәлләрне аңлаткан

Төбәк башлыгы Любечане авылында машина йөртүченең һәлак булуын раслаган.

Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Украинадан диверсантлар үтеп керүгә бәйле хәлне аңлатып үткән. Ул Любечане авылында җиңел машина йөртүченең һәлак булуын раслаган.

– 2012 елда туган малай яраланган. Хәзерге вакытта бала Брянск өлкәсе хастаханәсенә китерелгән, аның гомеренә куркыныч янамый, – дигән төбәк башлыгы.
Украина диверсантлары Украина чигендә урнашкан Брянск өлкәсе Климовск районындагы Любечане авылына һөҗүм иткән. Бу хакта Брянск төбәге башлыгы Александр Богомаз сөйләгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106408/

Бәйле