10 ел элек югалган Лиана Хәлилованы эзлиләр

«ВКонтакте» социаль челтәренең «БашРегионСпас» төркемендәге волонтерлар Уфада 2013 елда хәбәрсез югалган 36 яшьлек Лиана Хәлилованы эзләү турында искә төшерде.

«2013 елның 1 декабреннән аның кайда булуы билгеле түгел. Ул медицина ярдәменә мохтаҗ! Сезнең районда  булуы да бик ихтимал», — дип кисәтә волонтерлар.

Лиананың кайдалыгы турында мәгълүматка ия һәркемнән 8-937-3-102-112 яисә 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106436/

Бәйле