“РИА Новости”: “Украина гаскәрләренең бер өлеше Артемовск шәһәреннән китү турында әмер алган”

Украина кораллы көчләренең бер подразделениесе командиры үз солдатларының Артемовск шәһәрен калдырып китүләре турында белдергән. Ул 2 мартта шәһәрдән кичекмәстән чыгу турында әмер алган.

“2 март төнендә “Птицы Мадьяра” подразделениесе Бахмуттан (Артемовск шәһәрен украиннар шулай дип атый) кичекмәстән башка урынга күченү турында хәрби әмер алды. 110 көн буе шәһәрне саклаганнан соң, Бахмут өчен иң кыен вакытта, күчерүнең сәбәбе нинди булырга мөмкиндер? Мин — беренче чиратта хәрби, шуңа күрә Артемовскины саклаучы командирларның әмеренә каршы сүз әйтә алмыйм. Әмерне үтибез”, – дип билгеләп үткән “Мадьяр” позывнойлы хәрби.

Моңа кадәр ул Артемовск шәһәрендә Украинаның һәр көн саен бер ротадан күбрәк солдатын югалтуы, бер атна эчендә югалтуның бер батальонга җитүе турында сөйләгән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106456/

Бәйле