Улының кулын сындырган, бер кызчыгы дәваханәгә эләккән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Агыйдел шәһәре буенча дознание бүлеге начальнигы, полиция майоры Илиза Мәгъзүмова сүзләренә караганда, 2022 елның ноябрендә полициягә дәваханә хезмәткәрләреннән бер кызчыкка ясалган тән җәрәхәтләре турында хәбәр килгән. Узган елның февралендә булган башка очракта, шул ук кеше улына тибеп, аның кулын сындырган.

«Гаиләдә балигъ булмаган дүрт бала булуы ачыкланды. Аларның әтисе эчә, гаилә әгъзаларын куып чыгара, кыйный. Бу фактлар буенча „кече яшьтәге балага карата сәламәтлеккә уртача зыян китерү“ һәм „балигъ булмаганны тәрбияләү буенча ата-ана бурычларын үтәмәү“ мәддәләре буенча өч җинаять эше кузгатылды», — дигән «Огни Агыйдели» гәзите хәбәрчесенә хокук сакчысы.

Хәзерге вакытта Агыйдел кешесенә карата җинаять эшләре тикшерелә, хәлләр ачыклана.

Җаһил ата гаебен таныган, тәүбә иткән, шуңа да карамастан, аңа өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Шул дөрестер дә, бераз уйланырга вакыты булыр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-03-03/d-rt-balasyn-kyynap-totkan-3163723

Бәйле