Ришат Төхвәтуллин: “Тамашачы җырчыны, кирәк икән, күтәрә дә, кирәк икән, төшерә дә!”

-- Лейла

3 март – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның туган көне. Җырчыга 34 яшь тулды. Шул уңайдан җырчы турында фактлар һәм интервьюларыннан өзекләр туплап бирәбез.

1. Ришат ишле гаиләдән. Аның абыйсы һәм сеңлесе бар.

2. Ришат спорт белән бик дус. Көн саен йөгерә. Волейбол уйнарга ярата. Казанның “Зенит” клубы өчен җан ата.

3. Ришатның буе – 179 см.

4. Ришатның лейблы һәм үз кием бренды бар.

5. Күптән түгел Ришат Сәйдәшев исемендәге залда аншлаг белән классик концерт куйды.

6. Ришат җырлы гаилә Линара һәм Марат Галимовларның күршесе.

Интервьюсыннан:

“Мин – авылда үскән бала. Әти-әнинең “кеше ни дияр?”, “йөземә кызыллык китермә” кебек сүзләре канга сеңгән”

“Без – бай мәдәниятле, үз йөзебез булган халык. Кемнедер кабатлау ник кирәк?”

“Тормышта, бәлки, кырысрактыр мин. Таләпчән дә! Клиплардагыча гел елмаеп кына тормыйм!”

“Тамашачы җырчыны, кирәк икән, күтәрә дә, кирәк икән, төшерә дә!”

«Ватаным Татарстан»

Бәйле