Хоккейчы Данис Зариповның сөенечле яңалыгы бар

-- Лейла

Хоккейчы Данис Зариповка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу турыдагы Указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.  

Искәртеп узабыз:  “Ак Барс”ның танылган уенчысы Данис Зарипов 24 февраль көнне соңгы уенын уйнаганда спорт карьерасын тәмамлавы турында әйтте.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле