Ришат Фазлыйәхмәтов: «Кабер өстендәге агачта өч энә күрдем…»

Ришат Фазлыйәхмәтов социаль челтәрендә күптән борчылып йөргән вакыйгасын сөйләгән.

– Дуслар, минем белән бервакыт шундый хәл булды. Мин инде аны кешегә сөйләргә ашкынмадым, журналистларга да әйтмәдем. Менә әти-әни, әбиләр каберенә дога кылырга дип, зиратка менгәч, шушы әйбер искә төште. Мин моны сөйләргә булдым.

Догалар укып, массаж ясаучы бер апага барган идем. Шул апа миңа массаж ясаганда, мин ниндидер кабер күрдем. Ул безнең зират түгел, башка бер зиратка охшаган иде. Кеше яңа гына күмелә бит әле. Яңа каберне таныр өчен, бездә вакытлыча агач кагып куялар бит инде. Шул агач өстендә өч энә тора иде. Менә шул апа мине өшкереп, массаж ясаганда, шушы әйбер күз алдыма килде дә басты…

Дуслар, бәлки, бу – күз тиюдер, бәлки, берәр бозымдыр, нәрсәдер, мин моны әйтә алмыйм. Арагызда, бәлки, берәр күрәзәче, догалар белән кешеләр дәвалаучы бардыр. Шушы сорауга җавап бирегез әле миңа, зинһар өчен: нәрсәне аңлата икән бу әйбер? Шул соравыма гына җавап бирсәгез, минем күңелем тыныч булыр иде. Бозымнар, күз тиюләр бар ул. Шулай да, Аллаһы Тәгалә юлында булыгыз, дога белән яшәгез, – дип сөйләгән Ришат.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106619/

Бәйле