Бу атнада Татарстан башкаласында аномаль җылылык көтелә

Бу атнада Татарстан башкаласында һава торышы аномаль җылы була. 8 мартта көндез җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бу җылы атна, температура климатик нормадан 4-5 градуска югары була. Хәзер һава торышы атлантик циклон һәм атмосфера фронты белән билгеләнә. 8 мартта Казанда көндез һава температурасы 0 градуска кадәр күтәреләчәк, җепшек кар яварга мөмкин һәм җил көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -5 градуска кадәр төшәчәк», — диде ул.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең якынча фаразлары буенча, чәршәмбедән Татарстан башкаласында һава температурасы уңай була, яңгыр яварга мөмкин.

«Атлантика активлашты, җылы җибәрә. Әгәр Арктика «уянса» салкынайтырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, хәзер норма буенча уртача һава температурасы -6..-7 градус булырга тиеш.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-federal-universitety-meteorology-kazanda-8-martka-hava-torysy-turynda-soilade-5867915

Бәйле