Күп балалы гаиләләргә машина алу өчен сертификат бирә башлыйлармы?

Тәкъдим ителгән ташлама туучылар санын арттырачак, дип белдергәннәр.

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова дүрт һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә автомобиль сатып алуга сертификатлар бирергә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, 1 миллион сумлык сертификат үзебезнең машиналар сатып алуга җитәргә тиеш. Бу хакта «Известия» яза.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, бу күп балалы гаиләләрнең, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләрнең хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, әлеге программаны гамәлгә ашыру илебез автомобиль сәнәгатен үстерүгә дә өстәмә стимул булачак.

Инициатива авторы фикеренчә, күп гаиләләр машина алырга тели һәм аңа мохтаҗ, әмма аларның монңа акчалары җитми. Шул ук вакытта 1 миллион сумлык сертификат аларга «АВТОВАЗ»дан яңа Lada Granta яки Niva Legend сатып алуга җитәчәк.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106674/

Бәйле