Кара карлыганлы «Әниемә» торты РЕЦЕПТЫ

Кирәк булачак: 200 г шоколадлы печенье, 70 г атланмай, 400 г йомшак «сливочный» сыр, 300 г куертылган сөт, 3 йомырка, 5 йомырка агы, 5 аш кашыгы шикәр пудрасы, 1 аш кашыгы желатин, 1 стакан катырылган кара карлыган.

Печеньены ваклыйбыз. Шуңа атланмайны эретеп салабыз. Болгатып, тортның аскы катламы рәвешенә китерәбез.

Сырга йомырка салып күпертәбез. 1/3 өлешен читкә куеп торабыз. Калганына куертылган сөт өстәп, болгатабыз. Катнашманы печенье өстенә тигезләп җәябез. Аннан соң йомыркалы сырны урнаштырабыз. Газ мичендә 160 градуста 50 минут пешерәбез. Желатинны җылы суга салып болгатабыз. «Су мунчасы»нда эрегәнче тотабыз. Шикәр пудрасына йомырка агы салып күпертәбез. Шуңа карлыганның яртысын һәм желатин салып болгатабыз да катнашманы торт өстенә сылыйбыз. Тортны калган карлыган белән бизәп, суыткычка куябыз.

Сиринә Миңнегалиева рецепты.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106575/

Бәйле