Таһир Асылгәрәй хәрби операциядән кайткан

Бу хакта аның хатыны хәбәр иткән. Сәламәтлеге ничек, исән-саумы, яңадан китү нияте юкмы?

Җырчы Таһир Асылгәрәй махсус операциядән кайткан. Бу хакта аның тормыш юлдашы Наилә ханым Кулмакова хәбәр иткән.

«Таһир хәрби операциягә Туймазы шәһәреннән киткән иде. Ул әлегә шунда, военкоматта документ эшләре белән йөри. Без инде күрештек, Аллаһка шөкер, исән-сау.

Таһирның иҗатын яратучылар да: «Кайчан кайта?» – дип сорашып торалар. Социаль челтәрләрдә юлда булуына ишарә ясаган идек. Берничә көннән ул безнең янга Ульяновскига кайтачак. Бөтен кеше белән дә элемтәгә керер.

Иремне контракты төгәлләнү белән җибәрделәр. Яңадан китү нияте юк. Таһир сүзләренчә, анда икенче тапкыр бару кеше өчен психологик яктан бик авыр», – дигән Наилә ханым.

Инде арытаба тигез матур тормыш көтәргә язсын, дөньялар тынычлансын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/batyrlar-d-vere/2023-03-07/ta-ir-asylg-r-y-h-rbi-operatsiyad-n-kaytkan-3167992

Бәйле