Кемнәр ураза тотарга тиеш?

“Аллаһының ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән. Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары ураза тотмаска сәбәп булып тормый.

Фәкать ятып авырган, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар гына гозерле булып санала.

Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән һәм сәламәтлеге булмаган кешеләр, көчләре җитмәү сәбәпле, ураза тотмый һәм каза да кылмыйлар. Әмма маллары булса, фидия бирәләр.

Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “…َләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (тотарга тиеш). Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз, һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһыны олыларсыз (дип). Бәлки (Аллаһының хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!” (“Әл-Бәкара / Сыер” сүрәсе 185нче аять), — дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-03-07/kemn-r-uraza-totarga-tiesh-3168364

Бәйле