«Без икәү тамашачы җыя алмадык»

Илмира Нәгыймова Руслан Кираметдинов белән аерылышуның ике як өчен дә отышлы булуын белдерде.

Күптән түгел җырчы «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында катнашты

«Аерылышу икегезгә дә уңай булды. Руслан урманны ташлады, сәхнәгә кайтты, яңа җырлар яздыра, тамашачысы да артты. Синең тормышың да ялкын булып яна, популярлыгың артты, сольный концертларың башланды. Син Русланны да коткардың, дип уйлыйм», – ди тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Бу адым белән аны да күтәрдем. Аны тыңламаучылар да тыңлый башлады. Ул иҗаттан китә иде. Без икәү тамашачы җыя алмадык, ул шуңа урманга китте. Нинди матур дуэт, матур җырлар бар иде. «Матур пар» дип әйтәләр дә концертка килмиләр иде. Ул бит – безнең ипиебез, без ничек яшәргә тиеш? 2 бала бар. Бу – зур проблема иде.

Минем шәхси тормышымда барысы да яхшы. Бәхет тынычлыкны ярата. Хәзер күрсәтмим, чыгармыйм. Карьера, 2 баланы аякка бастырасы бар. Әлегә башымны югалтырга әзер түгел», – диде Ильмира.

«Бер интервьюда, янымда акча эшләүче ир булса, җырламаска да әзер, дигән идең. Бу актуальме?» – дип сорый алып баручы.

«Мин җырларга әзер, әмма гастрольләргә йөрмәс идем. Бик авыр эш. Мин үзем рульдә, 2 сәгать концерт куясың, аннары халык фотога төшәргә көтә, анда 1 сәгать басып торасың, тагын рульгә утырасың, кайда ашарга, кайда йокларга… Бик арып кайтам. Читтән караганда гына җиңел булып күренә», – дип җавап бирде җырчы.  

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-03-10/bez-ik-tamashachy-yya-almadyk-3171426

Бәйле