Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казандагы концертына махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләрнең туганнарын чакырган. Чарага якыннарын югалткан 50 шундый әти-әни, апа-сеңел, хатын-балалар килгән.
“Ашкынасың, күңел, нигә?”, “Гомер үтә”, “Китмә” җырлары нәкъ менә аларга багышлап башкарыла. Концертта гомерләре өзелгән хәрбиләрнең хезмәттәшләре дә чыгыш ясый, кунакларга бүләкләр тапшыра.
–
–