Бу ялларда помидор утыртыгыз!

Утырту эшләре өчен бик уңышлы көннәрне искә алыгыз.

Март башы — бакчачылар өчен аеруча кызу мәл, соңга калмас өчен помидор, татлы борыч, баклажан һәм чәчәк орлыкларын чәчеп куярга кирәк. Ә менә Айга карап эш башкарган бакчачыларның уңышы тагын да мулрак һәм яхшырак булыр.

Шуны искә алыгыз: 8 мартта Ай кими башлады һәм ул 19 мартка кадәр дәвам итәчәк. 11-13 (Чаян йолдызлыгы) мартта утырту өчен иң уңышлы көннәр санала. Бу көннәр кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңышлы. Помидор өчен соң инде, димәгез, соң чәчсәгез дә үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук февральдә утырткан помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.

Тамырлары саклансын һәм яхшы тармаклансын өчен үсентеләрне аерым чүлмәкләргә, савытларга күчереп утырту киңәш ителә. Аерым үскән үсенте җиргә утырткач, тиз һәм зыян-зарарсыз тамырланып китә, аның уңышы да 10-12 көнгә иртәрәк җитешә, утыртканнан соң яфраклары саргаймый, шиңми, коелмый. Ә помидорда иң иртә уңыш бирә торган беренче чәчәк төркемнәре саклана.

Шулай ук, 24, 25, 29, 30 март көннәре орлык чәчү, күчереп утырту өчен уңышлы булачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-10/bu-yallarda-pomidor-utyrtygyz-3172575

Бәйле