«Көненә туксан смс яза»

Фирдүс Тямаев «топ», аңлавыбызча иң популяр артистларның WhatsApp төркеменең серләрен ачкан. Алар открытка алыша микән?

«Дуслар төркеме, эш төркеме, туганнар төркеме бар. Туганнарныкы күбегездә бардыр әле. Анда бер туган көн саен «открытка» җибәреп ята. Безнең дә «артистлар» төркеме бар. Үзебез бер 10 ел элек ясаган идек. Анда «самый-самый» халык ярата торган, «самый топовый» артистлар гына инде. Мәсәлән, мин бит инде. Аннары минем «брат»ым Элвин Грей да анда. «Негулящий» малай Әнвәр Нургалиев та шунда. Минем «братан» Илсөя дә анда. Туганнар арасында «открытка» җибәрә торган бер туган була, дидем бит. Артистлар арасында ул кеше – Илсөя. Көненә туксан смс яза, туксан фото җибәрә, аның гына туксан күлмәге бар, ул гына матур, ул гына чибәр, аңа гына чәчәк бүләк иткәннәр, аңа гына пирог, каз бүләк иткәннәр, аның гына залы тулы, үтерә, малай. Минем менә гомеремдә дә мактанып йөргәнем юк», – дип сөйләгән Фирдүс Казандагы «Уникс» концертлар залында барган бер концертында.

Әйткәндәй, җырчы быел бу залны 12 көн буена «дөбер-шатыр» китерергә булган.

Ә 9 март көнне ул концертка хәрбиләр һәм махсус операциядә һәлак булган спецназ егетләренең әти-әниләре, хатыннары, балалары чакырган. Фирдүс «Гомер үтә» җырын һәлак булучыларга багышлап җырлаган. Зал торып баскан. Экранда – махсус операциядә һәлак булганнарның сурәтләре күренгән.

Сөйли дә, эшли дә, булдыра да инде, ни әйтәсең…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-03-11/k-nen-tuksan-sms-yaza-3173338

Бәйле