Кишер ашагыз!

Күзләргә дә, бавырга да кирәкле ул. Әллә белмәгән идегез?!

Карлар бераз эрегәч, тыштагы базны ачу мәшәкате күңелле була. Капкачын кар астыннан чокып чыгарасың, бераз ачык тотасың, ә карасаң… Анда салам астындагы феләктә кишере, чөгендере, шунда ук өелгән бәрәңгесе, эленгән кәбестәсе ни тора! Без үскәндә шулай иде, һичъюгы… Нәкъ менә шундый кишерне кырып та, турап та, ит шулпасында бөтен килеш пешереп тә ашап кинәнә идек. Шул чакларны искә төшереп, сезгә бер сихәтле азык тәкъдим итәбез.

2 сусыл кишерне эре угычтан уарга, кабыгы чистартылган 1 лимонны вак итеп турарга, 1 стакан бал кушып, яхшылап болгатырга. 10 көн суыткычта тотарга һәм көнгә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 чәй кашыгы кабарга.
Әлеге сихәтле катнашма күзләрнең сәламәтлеген саклый, катарактаны кисәтергә булыша. Халык медицинасы бу катнашманы бавырны чистарту өчен дә кулланырга киңәш итә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-11/kir-kle-kisher-3173436

Бәйле