Татарстанда боз кичүләре ябыла

-- Лейла

Көннәр җылыта башлагач, боз аша йөрү бик куркыныч.

13 мартта Иске Аракчинодан Югары Осланга кадәр боз кичүе ябыла. Ул 12:00 сәгатьтә эшләвен туктата.

Исегезгә төшерәбез, боз кичүе узган елның 22 нче декабрендә эшли башлады, ул вакытта бозның калынлыгы 25-26 см тәшкил итте.

Мамадыш районында Соколка – Яңа Закамский кичүе җомгаг көнне үк ябылган иде. Бүген шулай ук Яшел Үзән – Карамалы Тау кичүе эшен туктатачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

ТНВ

Бәйле