ТНТ каналында чыгучы «Конфетка» тапшыруында Азнакай егете катнашкан

-- Лейла

ТНТ каналында чыгучы «Конфетка» тапшыруында Татарстаннан Азнакай егете Разил Гибадуллин катнашты.

Разил үзе профессиональ җырчы түгел. Төп хезмәте — ерак араларга машина йөртүче. Моннан өч ел элек рейсларның берсендә ул «Не звони, не пиши» дигән җырны яза һәм интернетка урнаштыра. Җырны үзгәртергә эстраданың популяр артисты, яшьләр кумиры MIA BOYK (Мария Бойко) алына. Разил үзе бу җырны кыз башкара алыр дип көтмәгән. 

Чыгыштан соң артист автор белән аралаша һәм бу җырны «халык попсасы» яки «халык рэпы» стиленә кертергә мөмкин дип билгели.

«Конфетка» тапшыруында интернетта популярлык алган билгесез кешеләрнең җырларын Россия эстрадасы йолдызлары үзгәртеп башкара торган тапшыру. Биредә аларга яңа сулыш бирелә.

ТНВ

Бәйле