Роман Костомаровка яңа ампутация кирәк диләр…

Фигурист Роман Костомаровны дәвалаучы табиблар кулының бер өлешен ампутацияләү кирәк дип саный, чөнки үткәрелгән операцияләргә карамастан, алга китеш юк. Әмма белгечләр спортчының йөрәге чираттагы операциягә түзә алмаска мөмкин дип саный.

Костомаров әле дә ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган. Фигурист бик нык ябыккан, ул үз-үзен йөртә алмый.

Шулай ук Костомаров белән психологлар эшләячәкләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107200/

Бәйле