Физкультура дәресендә йөгергәндә 12 яшьлек кыз үлгән

14 март иртәсендә Санкт-Петербургның төньягында җиденче сыйныф укучысы физкультура дәресе вакытында үлгән.

Фаҗига шәһәрнең Выборг районы мәктәпләренең берсендә була.

12 яшьлек кызның иртәнге унынчы яртылар тирәсендә физкультура дәресендә йөгергәндә хәле начарлана. Укытучылар ашыгыч ярдәм чакырталар, табиблар килгәч реанимация үткәрә башлыйлар, әмма  бик тырышсалар да кызның гомерен саклап кала алмыйлар.

Яшүсмернең медицина картасында йөрәгендә функциональ тавыш булуы һәм атопик дерматиттан интегүе күрсәтелгән була. Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен кызның гәүдәсен моргка җибәргәннәр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107293/

Бәйле