2023 елда Республика ифтарының кайчан узачагы билгеле

-- Лейла

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эше буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров Рамазан аена багышланган матбугат конференциясе барышында Республика ифтарын кайчан узачагын әйтте. Ифтар 14-15 апрель узар дип көтелә.

Чарада якынча 11 000 кеше катнашачак. Ифтарны уздыру урыны булып «Казан Экспо» калачак.

Исегезгә төшерәбез, ифтар — Рамазан ае вакытында уза торган кичке аш. Узган ел чарада якынча 10 000 кеше катнашты.

ТНВ

Бәйле