Хәзер «Яндекс» маршрутлары татарча яңгыраш алды

-- Лейла

«Яндекс Карты» телефон кушымтасында татарча навигатор эшли башлады. Кушымтаны «АИГЕЛ» төркеме солисты Айгөл Гайсина тавышландырган.

Тиешле урынга юлны әйтеп барудан тыш, җырчы шулай ук татарның милли йолалары, мәдәни үзенчәлекләре турында да сөйлиячәк. Мисал өчен, тукталышка якынлашканда, Айгөл өчпочмаклар белән чәй эчеп чыгарга чакыра. Ә машина йөртүче маршрутыннан китсә, “Шүрәле сезне юлдан яздырды” дип шаярта.

Сервис өчен артист барлыгы 200 гә якын сүзтезмә яздырган.

ТНВ

Бәйле