Табиблар симезлекнең файдасын ачыклаган!

Ә сез бу турыда беләсезме?  

Артык авырлыкның зыяны турында бик күп языла, ләкин кайвакыт артык авырлык гомерне дә саклап кала ала икән.
Моны «симерү парадоксы» дип атыйлар. Аның турында беренче тапкыр 2002 елда сөйли башлаганнар иде.

Табиблар, симерү белән авыручыларга йөрәк операциясе авыррак булачак, дигән теория турында белдерә. Ләкин, табибларны гаҗәпләндереп, бу фараз үзен акламаган, тикшеренү капма-каршы нәтиҗәләр биргән.

«Мондый пациентлар химиотерапия курслары вакытында май тукымасының күп булуы аркасында начар йогынтыга азрак бирешә, — дип билгели кардиолог Ольга Савонина Lenta.ru. порталы белән әңгәмәдә. — Шулай ук организмда май тупланганда иммунитет өчен мөһим Т-лимфоцитлар активрак үрчи».

Моннан тыш, симез кешеләрнең организмында грелин гормоны күләме арта. Нәтиҗәдә, йөрәкнең кыскару сәләте яхшыра, бу йөрәк җитешсезлеге чире үсешенә комачаулый.

Шул ук вакытта симерүнең бары тик файдасы турында сүз бармый, дип яза экспертка сылтама белән басма. Парадокска карамастан, артык авырлыкның минуслары уңай яклардан барыбер күпкә артык. Табиблар симез кешеләргә шикәр чире янау куркынычы күбрәк булуы турында искә төшерә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-03-16/tabiblar-simezlekne-faydasyn-achyklagan-3179527

Бәйле