15 яшьлек кыз бию дәресендә вафат булган

Кемерово шәһәренең сәнгать мәктәбендә дәрес вакытында 15 яшьлек кыз кинәт вафат булган.

Бала бию дәресендә үлгән. Кызның астмадан интеккәнлеге мәгълүм. Фаҗига очрагы буенча Тикшерү комитетының төбәк идарәсе тикшерү башлап җибәргән. Баланың һәлак булу сәбәпләре ачыкланыла.

Сәнгать мәктәбендә килеп туган хәлгә ачыклык кертелмәгән.

Сүз уңаеннан, кичә Петербургта 7 нче сыйныф укучысының физкультура дәресендә кинәт вафат булуы турында хәбәр ителде.. Кыз күнегүләр ясаган вакытта үлгән. Ул йөрәк авыртулы булган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107460/

Бәйле