18 мартта Татарстанда язгы ярминкәләр башланачак

-- Лейла

18 мартта, Татарстан Республикасы башкаласында язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә шәһәрнең 15 мәйданчыгында 6:00 дән 12:00 гә кадәр оештырылачак.

Продукцияне республиканың 22 районының 18 агросәнәгать оешмасы һәм предприятиесе тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда кышкы ярминкәләр 10 сентябрьдән алып 24 декабрьгә кадәр дәвам иткән иде.

ТНВ

Бәйле