Күбебез үз иткән шоколад, кәефне күтәреп кенә калмый, сәламәтлеккә дә файда китерә, ди белгечләр.
*Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Иртүк бер стакан кайнар шоколад эчсәгез, теләсә нинди математик биремнәргә тешегез үтәчәк.
*Кояштан саклый. Эссе, кояшлы көндә урамга җыенсагыз, шоколадның бер шакмагын авызыгызга алыгыз. Аның составындагы флаванол дигән матдә тән тиресенең саклану катламын активлаштырып, кояшның зарарлы нурларыннан саклый, җыерчыклар, яман шешне кисәтә.
*Ютәлдән коткара. Кул астында дару булмаса, бер плитка шоколад ашап куегыз. Аның составындагы теобромин хәтта авыр ютәлне дә җиңәргә булыша.
*Кара шоколадтагы антиоксидантлар яшь булып калу өчен генә түгел, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен дә файдалы. Шоколад нерв системасына уңай йогынты ясый. Организмда эндорфин һәм энкефалин кебек шатлык гармоннары эшләп чыгара.
*Йөрәккә дә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималы 37 процентка кими.
*Кәефне күтәрә, баш миендәге серотонин матдәсен арттыра.
*Ирләрдә инфаркт килеп чыгу куркынычын 17 процентка киметә.
*Тамак ачуны баса. 10 г шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле.
*Шоколад яратучылар озаграк яши.
Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.