Шоколад яман шеш белән инфаркт килеп чыгу куркынычын киметә

-- Лейла

Күбебез үз иткән шоколад, кәефне күтәреп кенә калмый, сәламәтлеккә дә файда китерә, ди белгечләр.

*Ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Иртүк бер стакан кайнар шоколад эчсәгез, теләсә нинди математик биремнәргә тешегез үтәчәк.

*Кояштан саклый. Эссе, кояшлы көндә урамга җыенсагыз, шоколадның бер шакмагын авызыгызга алыгыз. Аның составындагы флаванол дигән матдә тән тиресенең саклану катламын активлаштырып, кояшның зарарлы нурларыннан саклый, җыерчыклар, яман шешне кисәтә.

*Ютәлдән коткара. Кул астында дару булмаса, бер плитка шоколад ашап куегыз. Аның составындагы теобромин хәтта авыр ютәлне дә җиңәргә булыша.

*Кара шоколадтагы антиоксидантлар яшь булып калу өчен генә түгел, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен дә файдалы. Шоколад нерв системасына уңай йогынты ясый. Организмда эндорфин һәм энкефалин кебек шатлык гармоннары эшләп чыгара.

*Йөрәккә дә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималы 37 процентка кими.

*Кәефне күтәрә, баш миендәге серотонин матдәсен арттыра.

*Ирләрдә инфаркт килеп чыгу куркынычын 17 процентка киметә.

*Тамак ачуны баса. 10 г шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле.

*Шоколад яратучылар озаграк яши.

Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле