Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова: «Әти-әниләр белән аралашмыйм диярлек. Гел талашабыз…»

Дубайга яшәргә күчеп киткән блогер Илүсә Фәләхова әти-әнисе, туганнары белән аралашмый башлаган. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

«Моның сәбәпләре күп. Көнчелек тә бар. «Мин кар көртләрендә, сарайда йөрим, ә син кояшта кызынасың» дигән кебегрәк сүзләр ишетелә. Әти-әни турында әлегә берни әйтә алмыйм. Хәзер бик аралашмыйбыз. Безнең сөйләшүләр талаш белән тәмамлана. Сәбәбе – әни минем дусларымны күралмый», – дип язган ул.

Блогер энесе Русланга да (Илүсәнең әти-әнисе кечкенәдән тәрбиягә алган энесе) үпкәләгән. Руслан белән сөйгәненең никахы булган. Алар бу хакта Дубайда яшәүче апасы белән җизнәсенә хәбәр итеп тормаган.

«Үз гомеремне бирергә әзер кешеләр менә шулай эшләде. Аларның никахлары булган. Бу хакта без очраклы гына белдек. Әлбәттә, безне беркем дә чакырмады», – дип язган блогер.

«Менә иң ачы дөреслек: син туганнарыңа да кирәк түгел», – дип нәтиҗә ясаган блогер.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107676/

Бәйле