Казанда мобилизацияләнүчеләрнең хатыннарына ирләре өйдә вакытта ял алырга рөхсәт итәчәкләр

Хәрби хезмәткәрләрнең балалары исә өйдән торып укуга күчәргә мөмкин.

Казанда мобилизацияләнүчеләрнең үзләре генә түгел, хатыннары да ял алырга мөмкин. Казан мэры Илсур Метшин шулай дип белдергән. Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткәрләргә күбрәк вакытларын гаиләләре белән уздыру өчен шундый карарга килгәннәр. Мэр предприятиеләр җитәкчеләренә хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына ял бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән.

Ул шулай ук хәрбиләренең балаларының әтиләре ялда вакытта өйдән торып укый алуларын искәрткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107719/

Бәйле