Нәүрүз көнендә нәрсәләр эшләргә ярамавын аңлатканнар

Энергетик яктан көчле көн дип санала бу.

Нәүрүз 21 мартта уздырыла. Ул көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә. Энергетик яктан көчле көн дип санала бу. Нәүрүз көнендә кирәкмәгән иске-москыдан котылу, өйне әйбәтләп җыештыру, яңа кием яки йорт җиһазы сатып алу, чәч-башны карау, мунча керү әйбәт. Шулай ук гафу итү, үткәндәге начаррак хатирәләрне оныту, бурычларны түләп бетерү хәерле булачак.

Ә менә Мирослава Буш дигән эзотерик теләкләр теләргә киңәш итә. Борынгы бабаларыбыз Нәүрүз көнендә, җирдән мул уңыш сорап Аллаһка табынганнар, үзләренә бай һәм бәхетле тормыш насыйп итүен теләгәннәр.
Тик бу көнне сагышланып, начар уйлар уйлап утырырга кирәкми, юкса алар чынбарлыкка ашарга мөмкин. Шулай ук тавыш чыгудан, имеш-мимештән, гайбәт сүзләрдән сак булыгыз. Ә инде ярдәм сорасалар – баш тартмагыз.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107812/

Бәйле