Әллә тагын мобилизацияме?

Хокук яклаучылар белдерүенчә, илнең 42 төбәгендә ир-егетләрне хәрби комиссариатларга чакыра башлаганнар.

Мобилизация хәрби бурычлыларны исәпкә алу җәһәтеннән шактый төгәлсезлекләрне ачыклаган. Һәм хәзер, күрәсең, бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга күрсәтмә бирелгән, хәтта министрлык дәрәҗәсендә дә түгел, ә Кремль дәрәҗәсендә.

Шуңа күрә кешеләрне военкоматларга алар турындагы мәгълүматларны аныклау өчен чакыралар, — дип аңлата экспертлар. Ил Президентының махсус указыннан башка тагын ниндидер мобилизация игълан итү мөмкин түгел, ди алар.

25 ноябрьдә Владимир Путин хәрби бурычлыларның бердәм санлы базасын булдыру турында указга кул куйды: хәрби комиссариатлар барлык мәгълүматларын санлаштырырга, ә аннары аларны гомум базага җыярга, шуннан соң башка ведомстволардан мәгълүмат җәлеп итәргә һәм аны эшкә кертергә тиеш иде. База 2024 елның 1 апреленнән кулланылачак дип планлаштырыла.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-03-20/ll-tagyn-mobilizatsiyame-3183420

Бәйле