Рамазан ае көннәрендә Казан мәчетләрендә ифтарлар узачак һәм мохтаҗлар өчен ланч-бокслар таратылачак

-- Лейла

“Ярдәм” мәчете чатырында 500ләп кеше авыз ача алачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рамазан аеның һәрбер көнендә Казан мәчетләрендә ифтарлар узачак. Мәсәлән, “Ярдәм” мәчете чатырында 500ләп кеше ифтар мәҗлесләренә йөри алачак. Биредә шулай ук Россиядән Казанга реабилитация курсларына килгән күрмәүче кешеләр дә катнашачак.

Рамазанда мохтаҗ кешеләргә ифтар-бокслар өләшенәчәк. Быел шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарының ун мәчетендә көн саен 1000 ланч-бокс таратырга әзерләнәләр. Кичке ашка составында салат, ит ризыклары, камыр ризыклары, аш һәм җиләк-җимеш булачак.

ТНВ

Бәйле