Татарстан мәктәпләрендә балаларга хәләл ризык ашаталармы?

-- Лейла

Казанның Халыкара мәктәбе җитәкчесе Нияз Гафиятуллин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан мәктәпләрендә хәләл меню кертергә тәкъдим итте.

Гафиятуллин сүзләренчә, мондый чара укучыларның әти-әниләре арасындагы бәхәсләрне туктатырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә «Казанские ведомости».

Үз чиратында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов мәсьәләне эшкә алырга кушкан.

ТНВ

Бәйле