Тапшыруга чакырылган кунак туры эфирдагы бәхәс вакытында аңын җуйган

Тапшыру кунагының хәле начарлану сәбәбен әйтмиләр.

Профессор Андрей Карнеев «Вечер с Владимиром Соловьевым» программасының туры эфиры вакытында аңын җуйган, дип яза «Московский комсомолец» басмасы.

Җанлы бәхәс вакытында Югары икътисад мәктәбенең көнчыгышны өйрәнү мәктәбе җитәкчесе кинәт аңын югалта һәм идәнгә егыла. Владимир Соловьев һәм программаның кунаклары Карнеевка беренче ярдәм күрсәтергә ашыгалар. Тиздән профессор аңына килә. Соңрак студиягә табиблар килә һәм Карнеевка ярдәм күрсәтәләр.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107935/

Бәйле