«Син җырчы гынамы, әллә «выше»мы?»

Данир Сабиров картлар йортында чыгыш ясаганда кызыклы сорауларга да җавап биргән.

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.

«Кем күзәтеп барган, алар белә. Марат Яруллин белән без бәхәстән күңелле ярышка күчкән идек. Шул ярышның чираттагы биреме – мин өлкәннәр йортында хәйрия концерты куярга тиеш. Ходай насыйп итеп, матур тамаша куеп кайттык.

Эмоцияләр турында. Бер җырны җырлыйм, шул вакытта кемдер елмая, кемдер елый, кемдер бии, кемдер уйланып утыра… Төрле язмышлы кешеләр җыелган бер түбә астында…

Кызык-кызык диалоглар да булды.

– Син җырчы гынамы или «выше»мы? – дип сорады бер апа.

– Ә кем соң ул «выше»? – дим.

– Белмим, мәсәлән, матур кеше…

– Юк, алай булгач, «ещё выше возьмём. Мин – яхшы кеше», – дидем», – дигән Данир.

Хәйриячелек, чыннан да, яхшы кешенең эше. Дәвамлы булсын!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-03-21/sin-yrchy-gynamy-ll-vyshe-my-3186088

Бәйле