Аксубайда җитәкчеләр мобилизацияләнгән һәм яраланган хәрбиләрнең гаиләләрендә булганнар

Аксубай районына Татарстан Рәисе администрациясе аппараты вәкиле Ленар Сабиров эш сәфәре белән килгән. 

Район башлыгы Камил Гыйльманов белән Татарстан Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Ленар Сабиров мобилизацияләнгән Аксубай егете Айдар Гайнатуллин һәм яраланып кайткан Александр Мокин гаиләләрендә булды.

«Мобилизацияләнгән һәр кешенең гаиләсенә без куратор беркеттек – бу авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йорты, мәктәп директорлары. Егетләр мобилизациягә кадәр эшләгән оешмалар һәм предприятиеләр дә читтә калмый. Без үзебез дә мобилизацияләнгән, яраланган, һәлак булган һәм ялга кайтучы якташларның гаиләләренә барабыз – бөтен район белән ярдәм итәбез», – дип сөйләде район башлыгы Камил Гыйльманов.

Гайнатуллиннарның ике баласы бар, кечесенә бер яшь тә юк. Яклаучының хатыны кунакларга гаилә турында зур кайгыртуны Урман хуҗалыгы һәм Урманчылыкның үз өсләренә алулары турында сөйләде. Алар акчалата ярдәм күрсәтә, азык-төлек белән ярдәм итә, утын әзерләгәннәр, хәтта аны кисеп-ярып, әрдәнәгә өеп тә куйганнар. Шулай ук танышлары һәм күршеләре дә ярдәм кулы сузалар.

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан яралы Александр Мокин тернәкләндерүнең ничек узуы турында сөйләде. Аны үтәргә район ярдәм итә – дәвалау учреждениеләренә бару өчен транспорт бирә, психологик ярдәм оештырганнар.

Ленар Сабиров һәм Камил Гыйльманов гаиләләрнең проблемалары, ихтыяҗлары турында сорашты һәм аларны хәл итүне контрольгә алды.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/107957/

Бәйле