Кемгә нинди сок эчәргә ярамый?

Һәр сокның һәркем өчен бик файдалы булмавын барыбыз да белә микән?  

Кишер суты ашказаны җәрәхәте ачылганда һәм нечкә эчәклектә ялкынсыну булганда зарарлы.

Алма суты кан тамырларын яхшырта, сусауны баса, әмма кызыл алма суты аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Мүк җиләге суты салкын тигәндә һәм иммунитетны ныгыту өчен бик файдалы, ләкин ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте чиреннән интегүчеләр өчен зыянлы.

Виноград суты кан тамырларын ныгыта, холестерин микъдарын киметә, тик метеоризм (эч күбү) китереп чыгарырга мөмкин.

Бәрәңге суты кан басымын төшерә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын дәвалый, әмма диабет белән чирләүчеләргә аны (виноград һәм җимеш сутлары кебек үк) эчәргә ярамый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/common_material/2023-03-20/kemg-nindi-sut-yaramyy-3184465

Бәйле