- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда ТР Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды. Чарадан соң Рөстәм Миңнеханов әлеге өлкәдә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Җырчы Ләйсән Гыймаевага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
“Булды бу! Инде монысы рәсми рәвештә. Рәхмәтем чиксез. Бу минем өчен бик кадерле бүләк. Әтием исән булса, шундый сөенер иде… Миннән күбрәк бу көнне ул көтте. Күрә генә алмады…” дип уртаклаша җырчы социаль челтәрләрендә.