Илсөя кыз алып кайтырга җыенамы?

Бик серле карап тора инде. Әллә…  

 Илсөя Бәдретдинова «сорау – җавап» уены оештырган.

Ул рубриканы «Беренче тапкыр мондый нәрсә эшлим. Сора давай» дип үзгәрткән.

«Трактор йөрткәнегез бармы?» – дип сораучыга ул трактор белән тулы бер фотосессия тәкъдим иткән һәм «16 яшьтән әтинең тракторында шабашкага йөри идем инде», — дип җавап та язган.

Калган сорауларга җавапны әңгәмә рәвешендә тәкъдим итәбез.

– Нинди үлчәмдәге кием киясез?

– 44-46 размер. Ашауга карап.

– Җырчы булмасагыз, нинди өлкәдә эшләр идегез?

– Журналист булыр идем. Тәҗрибәм бар, яхшы гына килеп чыга иде.

– Сез фатирда яшисезме?

– Йортта.

– Бер кыз алып кайтуыгызны телим.

– Булмас шул инде.

– Сыер сауганыгыз бармы?

– И-и-и, теләсә нәрсәне сава алам.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-03-24/ils-ya-kyz-alyp-kaytyrga-yenamy-3189398

Бәйле