Уналты яшьлек кызга өйләнергә булган

Чөнки анысы «бүләк» әзерләп куйган. Вакытсыз кабынган мәхәббәт озаккамы?

Башкортстанда, Благовещен район суды 27 яшьлек ирне балигъ булмаган балага карата җенси характердагы җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Ул 16 яшькә кадәрге таныш кызы белән ике якның да ризалыгында җенси мөнәсәбәткә керә. Соңрак ачыкланганча, мәктәп укучысы инде бала көтә.

«Суд утырышы барышында гаепләнүче һәм зыян күрүче никахларын теркәргә ниятләрен белдерде», — дип хәбәр иттеләр судта.

Шуңа да карамастан, суд гаепләнүче ир-атның җенси кагылгысызлыкка һәм балигъ булмаган кызның җенси ирегенә каршы җинаятьләрнең җәмгыять өчен хәвефле булуын һәм характерын исәпкә ала.

Нәтиҗәдә, ирне 280 сәгатькә мәҗбүри эшләргә хөкем итәләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-03-23/unalty-yashlek-kyzga-yl-nerg-bulgan-3187824

Бәйле