Күз ник тарта?

-- Лейла

Бер айдан бирле сул як күзем тарта. Башта артык борчымый иде, хәзер торган саен ешая бара. Кул белән ышкып җибәрсәң, беразга туктап тора, аннан тагын үзен сиздерә. Организмга берәр витамин җитешмәүдән микән бу?

Алсу Хәлфина. Арча

Сорауга табиб-невропатолог Луиза Шәмисиева җавап бирә:

– Күз тарту еш кына нерв системасы эшчәнлеге бозылу аркасында килеп чыга. Салкын тию, күзгә җил бәрү, төрле борчылу, стресс кичерү (нервлар артык киеренке хәлдә булганлыктан) аркасында да барлыкка килә ул. Сезгә тиз арада районыгыздагы невропатологка күренергә кирәк. Күз табибында тикшеренсәгез дә комачау итмәс. Алар күз тартуның нидән килеп чыгуын төгәл ачыклар һәм дәвалау чараларын билгеләр.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле