Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә: “Без аларга берни дә тиеш түгел” [видео]

-- Лейла

Казан блогерлары Илүсә белән Раушан Дубайга яшәргә күченеп киттеләр. Биредә алар шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйлыйлар.

Илүсә Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче әти-әнисе белән сирәк аралашуын сөйли. Әнисе Миләүшә ханым блогерның дусларын яратмаган икән.

– Әти-әнигә рәхмәтле без, әмма берни дә тиеш түгел! Бик дөрес сүзләр бу! — дип белдерә Илүсә.

Аның бу сүзләренә язылучылары төрле фикерләр әйткәннәр.

– Без әти-әнигә балигъ булганча гына нәрсәдер тиеш! Аннары балалар үз тормышларын үзләре карый.

– Кеше үз тормышын ничек тели шулай яшәргә хокуклы!

– Үз балаларың булгач, Миләүшә апайны аңларсың әле, — дигән сүзләр язганнар.

Бәйле