Гөлүсә Шаһбан Яңа Чишмә районы турында: “Адәм мәсхәре бу!”

-- Лейла

Шагыйрә Гөлүсә Шаһбан үзе белән Татарстанның Яңа Чишмә районында булган күңелсез хәл турында сөйләгән.

– Мин үзем начар кеше түгел, ләкин принципиаль кеше. Яңа Чишмә районында бик матур концерт программабыз булып узды. Безне якташларым, авылдашларым аягүрә басып алкышлап каршы алдылар һәм озатып калдылар. Мин аларга чиксез рәхмәтле. Ләкин клубка бер ай элек афиша-билетларны тапшырганнан соң, беркем белән дә элемтәгә керергә мөмкин булмады.

Минем аңлавымча, җаваплылыкны үз өстенә алган Нәкыя дигән ханым минем дә Закирның да телефон трубкасын алмады, ватс-апка язгач та җавап бирмәде. Концерт буласы көнне кич белән көчкә элемтәгә кердек.

Концертка тамашачы күп җыелды, ләкин концерт беткәч, билет сатучыны таба алмадык, акчаны кемгә түләргә дип, сәхнә артына тамашачылар да керде. Адәм мәсхәре! Ә менә концерттан соң шушы хатын “Минем билет саткан %ларны түлә”дип, каяндыр килеп чыкты.

“Үзебез тутырырбыз» дип, буш договорларга кул куйдырды. Мәдәният йорты директоры әле яңа гына бәби ялыннан чыккан, ул ханымга минем бернинди претензиям юк. Ә менә клубларда Нәкыя һәм Накибә кебек ханымнар эшләгәндә, әлбәттә, мәдәният алга китмиячәк. Нигә эшләренә җавапсыз караучыларга контроль юк икән?!

Ни өчен күп кенә җырчылар Яңа Чишмәне читләтеп үтә дип уйлый идем. Хәзер аңладым. Мин үзем начар кеше түгел, ләкин принципиаль кеше, – дип яза шагыйрә.

Бәйле