«Яхшы яшиләр иде»: ана кеше башта балаларын үтергән, ә аннары — үзен

Екатеринбургта хатын-кыз үз балаларын үтергән һәм үз-үзенә кул салган.

Һәлак булучының исеме Наталья. Ул ире һәм ике баласы белән шәхси секторда яшәгән һәм, җирле халык сүзләренчә, яхшы гаилә булып саналганнар.

— Барысы да әйбәт иде. Ире дә яхшы, аларның йортларын үзе төзеде. Бай дип әйтмәсәк тә, яхшы яшәделәр, — ди күршесе.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, балаларга 5 һәм 8 яшь булган. 25 мартта, Наталья аларны үтергән. Шуннан соң ул Техническая урамындагы күп катлы йортка килә һәм үз-үзенә кул сала.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108298/

Бәйле