Әхмәдуллиннар гаиләсе: УЗИ балабызда тромб барлыгын күрсәтте. Ул теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин иде…

Чәч бөртегеннән дә нечкәрәк җеп белән, микроскоп ярдәмендә 24 тапкыр якынайтып ясалган уникаль операция… Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары шушы батырлыгы өчен Россиянең рекордлар китабына кертелде. Биш ел элек катлаулы операция ярдәмендә ике айлык кыз баланың кулын саклап калган алар. Бөтен дөнья күләмендә мондый уникаль операция нибары 14 тапкыр гына ясалган.

Ралинә – Әхмәдуллиннар гаиләсендә көтеп алынган беренче бала.

– Биш ел элек кызыбыз туды. Балабыз сау-сәламәт, барлык күрсәткечләр дә яхшы иде. Әмма берникадәр вакыттан соң аның сул кулының терсәктән бөгелә торган өлешендә шеш пәйда булды. Шунда ук Республика балалар клиник хастаханәсенә бардык. Анда кызыбызны яхшылап тикшерделәр, УЗИ ясадылар. Ахыр чиктә аңа аневризма дигән диагноз куйдылар, – дип искә ала ул мәхшәрле көнне сабыйның әнисе Лилия Әхмәдуллина.

Аневризма, гади тел белән әйткәндә, тукымаларның тартылуы һәм юкаруы аркасында, кан тамырларының тышка бүлтәеп чыгуы дигән сүз. Ул урында капчык сыман шеш пәйда була да янәшәдәге әгъзаларны басып, аларга зыян сала. Шушы шеш аркасында, Ралинәнең кулы да бөгелми башлаган. Сабыйга уникаль операция ясаган Республика балалар клиник хастаханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге табибы, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Осипов сүзләренә караганда, зарарланган кулда кан йөреше дә начарланган.

– УЗИ анда тромб барлыгын күрсәтте. Ул теләсә кайсы вакытта өзелергә мөмкин иде. Шуңа күрә балага кичекмәстән операция ясарга кирәк, дигән карарга килдек, – ди алтын куллы табиб.

Нинди җаваплы адымга баруын да, баланың гомере тулысынча аның кулында икәнен дә бик яхшы аңлаган ул, билгеле. Әмма операция ясамасаң, ахыры тагын да аянычлырак булачак бит. «Баланың кулы бөтенләй эшләүдән туктап, аны кисәргә үк туры киләчәк иде», – ди Дмитрий Осипов.

Операция өч сәгать дәвам иткән. Ул чакта Ралинә нибары 2 ай да 8 көнлек кенә бала була. Дмитрий Осипов сүзләренә караганда, олы кешенең җилкә кан тамыры диаметры 5 миллиметр чамасы, ике айлык баланыкы исә аның яртысы да юк. Шуңа күрә операцияне дә микроскоп белән 24 тапкыр якынайтып ясарга туры килгән. Яралы урынны исә чәч бөртегеннән дә нәзегрәк җеп белән теккәннәр.

Татарстан табиблары ясаган операция уңышлы чыккан. Шулай да тынычланырга ашыкмаган алар. Баланың хәлен, организмдагы үзгәрешләрне өч тәүлек йокламый кизү торып күзәткәннәр.

– Баланың хәле уңайлангач, дөнья күләмендә мондый операцияләрнең кайларда ясалганлыгы белән кызыксындык. Баксаң, аневризма сәбәпле мондый уникаль операция кичергән иң кечкенә балага алты ай булган икән. Бу хәл Америкада булган. Ә без операция ясаган бала нибары ике айлык кына иде. Шуңа күрә Россиянең рекордлар китабына гариза тапшырып карарга булдык. Бер айдан уңай җавап килде. Ралинә аневризмага уникаль операция ясалган иң кечкенә бала буларак рекордлар китабына кертелде. Иң нәзек кан тамыры да – шушы балада. Хирург өчен шаккатмалы хәл бу. Киләчәктә әле Гиннесның рекордлар китабына керү өчен дә гариза тапшырып карыйсыбыз килә, – ди Дмитрий Осипов.

Бу яңалыкка Ралинәнең әти-әнисе дә бик сөенгән. «Шундый алтын куллы хирургка эләгүебезгә шатланып туя алмыйбыз», – ди Лилия Әхмәдуллина.

Бүген Ралинәгә – 5,5 яшь. Яшьтәшләре кебек үк балалар бакчасына йөри, бию белән шөгыльләнә. Биш ел элек булган мәхшәрне дә кулындагы җөй генә искә төшереп тора.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108305/

Бәйле