Бала… мәрхүм белән сөйләшә

Өлкәннәр күрмәгәнне сабыйлар ничек күрә ала?

Мистика минем тормышымда да булды, – дип яза Стәрлетамактан Марина. – Ул чакта кечкенә улым Володяга өч яшь иде. Шул елда биатам вафат булды. Бер кичтә ул эштән кайтмады, ә еш кына салыштырырга яратканлыктан, бианам аны дус-ишләре белән тагын гаражда табын корып утыралардыр, дип уйлаган. Тагын дим, чөнки элегрәк тә мондый хәлләр булгалаган иде.

Беркем дә бернәрсә дә сизмәде, ишарә бирүче төшләр дә, мистика да булмады, “югарыдан” бернинди билге дә тоймадык. Икенче көнне кичкә ничек тә кайтып җитәргә тиеш булса да, ул һаман юк иде. Мин – бала белән өйдә утырганлыктан, ирем белән бианам эштә булганлыктан (без аерым яши идек), миңа бөтен дәваханәләргә, милициягә шалтырату бурычы йөкләтелде. Бу эшне тәмамлап та бернинди нәтиҗә булмагач, иремә шалтыраттым, морглар гына калды, дидем. “Шалтырат!” – диде ул.

Югалуының өченче көнендә генә биатамны документсыз мәетләр китерелгән суд-медицина моргында таптым. Ял көн, суыткычларны ачарга кемнедер чакыртырга туры киләчәк, дүшәмбе килерсез, дип, безне мәрхүмне тану өчен дә моргка кертмәделәр. Боларны шуңа җентекләп язам, чөнки ул моментка беребез дә мәетне күрмәдек, ышанасы да килми иде, бәлки, ул түгелдер, дип өметләндек.

Соңыннан ачыклануынча, барысы гап-гади булган: ул тимер юллары буйлап турыга кайтып барган, февраль, буран, капюшон… Товар поездын бик соңлап шәйләгән, ләкин юл читендәге көрт читкә тагын бер адым ясарга мөмкинлек бирмәгән, вагонның ниндидер тимере тиеп киткән. Юл кыскартам, дип тимер юллар аша йөрмәскә аны бит бианам ничә тапкырлар әрләгән иде, ир кеше тыңлыймыни инде!..

Хәзер мистика турында. Улым ул чакта түзеп тора алмаслык гиперактив иде, аз һәм начар сөйләшә, ләкин берәр нәрсә ошамаса, аның кычкырып елавына беркемнең дә колагы чыдарлык булмый. Ләкин картәтисен ул нык-нык ярата иде! Тезелешеп, кочакларны җәеп бассак, малай аңа гына бара, аннары үзе генә белгән телдә аңа бик озак нәрсәдер бытылдый, кычкырып көлә! Картәтисе дә аны иркәләп ярата иде, беренче онык бит! Боларын да шуңа язам: бер урында биш минут та утыра алмаган бала картәтисе тезләрендә озаклап утыра ала иде…
Телефоннан биатамны эзләп шалтыраткан икенче көн, кичке сәгать сигез, тышта караңгы. Кухня, телефон һәм бала арасында чабулап арып беттем. Берзаман Володя келәмдә уйнап утырган җиреннән кинәт кенә ыргып торды да, шатланып, бәләкәй якка таба йөгерде. Мин – аның артыннан. Улым тәрәзә янына килеп басты да шуның төбенә күтәреп бастыруымны давайлый. Мин, әлбәттә, карышам, ләкин аның сирена тавышы мине тиз җиңә. Ул тәрәзә тукталыш артына карый, анда чүп-чар, вак агачлар, бернинди кызык нәрсә дә юк кебек.
Тәрәзә төбенә бастыргач, ул нидер сөйли башлады. Аны ике куллап тотып, нәрсә бытылдавына игътибар да итмим, үз уйларыма батып, караңгы скверга карап торам. Биш минуттан кулларым арыды, улымны идәнгә бастырмакчы булам, ләкин аның чырылдавы уемнан кире кайтара. Һәм шунда гына башыма барып җитә: бала кем беләндер сөйләшә бит! Тәннәрем чымырдап китте!

Мин боларны инде берничә ел үт­кәннән соң язам, әмма шул вакытта тә­немнең ничек чымырдавын әле дә оныта алмыйм. Без ул вакытта иртәгә моргта биатамны күрмәбез дип өметләнә идек, ләкин шул секундларда мин аңладым: ул инде исән түгел һәм безнең өметебез акланмаячак!

Караңгы тәрәзә белән бу сөйләшү егерме минутлап (!) дәвам итте. Шулчак тукталышка автобус килеп туктады. Аннары улым: “Дед, аутобу, пока-пока! Пока, дед!” – дигәнрәк сүзләр әйтеп куйды, кулларын болгады, елмайды, аннары идәнгә төшерергә ымлады…

Соңыннан ачыклануынча, биатам кичке сәгать тугызынчыларда үлгән, ягъни улым аның белән үлүенә өч тәүлек туларга берничә минут кала сөйләшкән! Ә аның нәкъ менә картәтисе белән сөйләшкәнлегенә тамчы да шигем юк. Өч яшьтә артистлык кылануы бик ышандырмый. Яңа уенчык белән дә өч минуттан артык уйный алмаган тиктормас бала күз алдына гына китергән әңгәмәдәшчесе белән бу кадәр озак берничек тә сөйләшеп тора алмас иде!

Мин моннан шундый нәтиҗә ясадым: мин балаларның ни өчен өлкәннәр күрмәгәнне дә күрә алуын аңладым. Бу – безнең, олыларның сыгылмалы булмаган психикасын саклау чараларының берседер, мөгаен. Чөнки сабый балага мондый контакттан соң нәрсә буласы билгеле түгел, ул әле курка да белми, ә мондый күренеш белән өлкән кеше очрашса, аның, тәүбә-тәүбә, матчасы китүе дә ихтимал. Менә мин әле бернәрсә дә күрмәсәм дә, тезләремнең ничек калтыранганын хәтерлим, ә күрергә дә туры килсә? Ә мин бит инде ул вакытта улым­ның мәрхүм картәтисе белән сөйләш­кәнен аңлый идем!

Менә шундый хәлләр. Кече яшьтәге балаларыбызга игътибарлырак булырга кирәк, шул гына. Уйнаган вакытта үзаллы сөйләнгәндә дә без аларның кемнәр белән үз телләрендә бытылдап әңгәмә корып утыруын белмибез, алар да, бәлки, берәр мәрхүм туганыбызның җаны белән сөйләшәдер…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-03-25/bala-m-rh-m-bel-n-s-yl-sh-3191349

Бәйле